Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Багыш авылы егетләре Эмиль белән Муса җәйге ялны файдалы итеп үткәрделәр

Яңа уку елында 9 класска баручы Эмиль Хөсәинов белән Муса Мансуровлар җәйге каникул көннәрендә Багыш авылы фермасының таналарын көтү хезмәтен башкардылар. Муса үзе Казан шәһәрендә яши.

– Җәйге каникулга авылга кайтырга яратам мин. Кечкенәдән бергә уйнап үскән җан дустым Эмиль белән быел менә көтүче булып эшләдек. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр табигать кочагында булдык. Саф һавадан ел буена җитәрлек витаминнар тупладык. Бик күңелле, матди яктан файдалы ял булды, - ди Муса. Эмиль дә үз эшеннән бик канәгать. 
– Без бик күп мал-туар асрыйбыз. Эшләгәнебез өчен бирелгән печән дә, икмәк тә әйбәт булды. Акчасына мәктәпкә барырга җыендык. Гаилә казнасына үзеңнән өлеш кертү зур бәхет, - ди Эмиль горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев