Багышта 50 һәм 60 елдан артык бергә гомер итүче парлар хөрмәтләнде
Халыкара Гаилә көне уңаеннан алар өчен истәлекле кичә узды.
(15 май, “Апастово-информ”).
“Бәйрәм кичәсе матур җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды. Күңелләргә үтеп керерлек шигъри юллар яңгырады. Кичәне бик эчтәлекле итеп Әлфия Һади алып барды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Хөрмәтле, үрнәк парларга багышланган матур кичәне оештырырга ярдәм итүче һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - дип хәбәр итте Багыш авылы клубы мөдире Сания Вафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев