Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча өчен түләүдә үзгәрешләр бар

1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләүләр артты. Ата-аналарга балаларын бакчага йөрткән өчен 8 процентка артыграк түләргә кирәк булачак. Безнең районда 34 балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 776 бала тәрбияләнә, 110 хезмәткәр эшли. Яңа түләүләргә кагылышлы сорауларга ачыклык кертү өчен без район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Розалия Исмәгыйлевага...

1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләүләр артты. Ата-аналарга балаларын бакчага йөрткән өчен 8 процентка артыграк түләргә кирәк булачак.

Безнең районда 34 балалар бакчасы эшләп килә. Аларда 776 бала тәрбияләнә, 110 хезмәткәр эшли. Яңа түләүләргә кагылышлы сорауларга ачыклык кертү өчен без район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Розалия Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек.

- Түләү күләме бакчаның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Районда Апасның "Кояшкай", "Салават күпере", Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасы 12 сәгатьлек, Каратунның "Гөлчәчәк" бакчасы 10,5 сәгатьлек, авыллардагы барлык бакчалар да 9 сәгатьлек хезмәт режимы белән эшли. Мисал өчен, 9 сәгатьлек эш рижымы белән 6 көн хезмәт күрсәтүче бакчага йөрүче 1-3 яшьлек бала өчен 2813 сум (узган ел 2600 сум иде), 3-7 яшьлек бала өчен 2951 сум (алдан 2727 сум иде) түләргә туры килә. 12 сәгатьлек бакчага йөрүче 1-3 яшьлек бала өчен 3765 сум (алдан 3480 сум), 3-7 яшьлек бала өчен 3654 сум (алдан 3377 сум) түләргә кирәк. 10,5 сәгатьлек бакчага йөргән өчен түләү - 1-3 яшьлек балага 2855 сум (узган ел 2639 сум), 3-7 яшьлек бала өчен 2871 сум (узган ел 2746 сум). Шул ук вакытта бакчада баланы тәрбияләү чыгымнарының 70 процент чамасын дәүләт үз өстенә ала. Ул субсидия буларак килә. Беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Кереме җан башына 20 меңнән артмаган һәр кеше өстәмә ярдәмнән дә файдалана.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев