Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчагызда корткыч бөҗәкләр күбәйдеме?

Җиләк-җимеш өлгергәндә агулы химикатлар кулланырга ярамый. Шулай да алардан котылу юлы бар.

Июльдә бакча кечкенә зоопаркка әйләнгәндәй була — төрле үлән бетләре, корткыч бөҗәкләр, коңгызлар мыжгып тора. Тик бу вакыт карлыган, крыжовник, чияләр өлгерә торган чак, шуңа да агулы химикатлар кулланырга ярамый.


Бу очракта халык чаралары ярдәмгә килер. Меңъяфрак (тысячелистник) һәм әремне кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коялар да 5-10 минут кайнаталар. Суынгач, шуңа су өстәп, үсемлекләргә сибәләр. Сарымсак, суган кабыгын кайнатып сибү дә зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәштә яхшы ысул.


Уңыш өлгерүен тизләтү өчен өзеп алган помидор сабакларын да кулланырга була. Аларны тирән савытка тутыргач, өстенә су салып, 2-3 көн ачыталар. Бер чиләк суга бер литр ачыткан төнәтмәне өстәп, үсемлекләргә сибәргә кирәк. Зарарлы кортлар артык күбәеп китмәгән булса, алар бик тиз юкка чыгар.


10 литр суга 2 стакан көл салып бутагач, 2-3 көн төнәтәбез һәм шуңа угычтан чыгарылган 50 грамм кер сабыны кушабыз. Килеп чыккан сыекча яфрак астындагы кара бетләрне бетерә.


1 литр суга 40 грамм чамасы тәмәке оны кушып, шулай ук 2 тәүлек тотабыз. Аннан сөзеп, тагын бер литр чиста су өстибез.
Яшелчә, чәчәк һәм башка үсемлекләрне 8-10 көн саен шундыйрак сыекчалар белән коендырып торырга киңәш ителә.
 

Фото: fotokto.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-12/bakchagyzda-kortkych-b-kl-r-k-b-ydeme-2871031

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев