Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакырчы мәктәбендә Шәүкәт ага Галиевне искә алу кичәсе

Бу көннәрдә Бакырчы төп мәктәбенең 1-6нчы сыйныф укучылары балалар шагыйре, авылдашыбыз Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган эчтәлекле кичә оештырдылар. Укучылар тарафыннан авылдашыбызның шаян шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлар җырланды. 2нче сыйныф укучылары "Бииләр итек-читекләр" җырына бию тәкдим иттеләр. Кичә Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үтте. Музей җитәкчесе Гыйлметдинов Рәшит абый авылдашыбызның...

Бу көннәрдә Бакырчы төп мәктәбенең 1-6нчы сыйныф укучылары балалар шагыйре, авылдашыбыз Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган эчтәлекле кичә оештырдылар. Укучылар тарафыннан авылдашыбызның шаян шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлар җырланды. 2нче сыйныф укучылары "Бииләр итек-читекләр" җырына бию тәкдим иттеләр.

Кичә Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үтте. Музей җитәкчесе Гыйлметдинов Рәшит абый авылдашыбызның кыскача тормыш юлы, истәлекле мизгелләре белән укучыларны таныштырып китте. Бакырчы җирле үзидарәсе рәисе Вәлиев Фәрит абый да Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев