Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак хыялым тормышка ашты

Апаста яшәүче Фирдәвес Мөлекова шәфкать туташы һөнәренә 38 ел дәвамында тугры калган. Сабыр холыклы, ярдәмчел, тырыш, һәркемгә карата игътибарлы ул. - Кечкенәдән ак халат кияргә хыялландым. Иншаларны да гел шәфкать туташы булам дип яза идем. Авылдашым, бар халыкка шифа өләшкән Саимә апа Вәлиевадан үрнәк алып үстем. Аның кебек ак халат,...

Апаста яшәүче Фирдәвес Мөлекова шәфкать туташы һөнәренә 38 ел дәвамында тугры калган. Сабыр холыклы, ярдәмчел, тырыш, һәркемгә карата игътибарлы ул.

- Кечкенәдән ак халат кияргә хыялландым. Иншаларны да гел шәфкать туташы булам дип яза идем. Авылдашым, бар халыкка шифа өләшкән Саимә апа Вәлиевадан үрнәк алып үстем. Аның кебек ак халат, ак калфак киясем, аның кебек кешеләрдән рәхмәт кенә ишетәсем килде. Минем хыялым тормышка ашты. Эшемне бик яратып эшләдем. Эшкә сөенә-сөенә бару, аннан ләззәт алу зур бәхет икән ул, - ди Фирдәвес апа үзе.

Фирдәвес апа - Дәвеш авылы кызы. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Казан шәһәрендә бишенче бала тудыру йортында башлап җибәргән. 1983 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта һәм 33 ел гомерен якташлары сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. Шуның 22 елын массаж ясаучы булып эшли. Бик күп райондашларыбыз Фирдәвес апаның көчле кулларының шифасын, дәвасын тоя. Соңгы сигез елда ул аграр көллияттә шәфкать туташы булып эшли. Биредә дә хөрмәт һәм ихтирам яулый.

- Фирдәвес Мөлекова - үз эшенең чын остасы, бик күпләргә үрнәк. Еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган. Коллективта аны бар да яраталар, авырулардан да гел мактау сүзләре генә ишеттек, - ди баш табиб Линар Әхмәтянов.

Гаиләсендә дә үрнәк ул Фирдәвес апа. Тормыш иптәше Илдус абый белән 36 ел парлы гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген уллары да, кызлары да тормышта үз урыннарын тапканнар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев