Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчаларын үзгәрешләр көтә

Татарстанда бакча өчен түләү елдагы төсле берникадәр арта.

(13 ноябрь, “Апастово-информ”).


Ата-аналар түләве уртача 125 сумга арта. Ашау өчен түләү көнгә биш сумга кыйммәтләнә. 2021нче елның 1нче январеннан баланы карау һәм тәрбияләү өчен түләү дүрт процентка арта. Бу һәр елдагыча арту күләме. Ата-аналар түләвендә ашау өчен чыгымнар арта.
Ә менә абонент түләве үзгәрешсез кала. Әгәр дә, ниндидер сәбәп аркасында, бала бакчага бармый кала икән, аны ашату өчен түләү чыгымнары билгеләнми. Шулай итеп, баланың бакчага йөрү көннәре мөһим роль уйный.
“Хәзер балалар бакчаларында ашатуга уртача бер көнгә исәпләгәндә 120 сум тотыла. Яңа елдан ул дүрт процентка, ягъни биш сумга артачак”, - дип аңлата Татарстан финанс министры урынбасары Оксана Кисапова.
Мөмкинлеге чикләнгән балалар, туберкулез белән авыручылар, ятим балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар ата-аналар түләвеннән азат ителәләр. Күп балалы гаиләләргә ата-аналар түләве илле процентка киметелә. Әгәр дә, күп балалы гаиләләрдә бер кешегә табыш яшәү минимумыннан артмый икән, ата-аналар түләве тулысынча компенсацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев