Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасы балалар белән ямьле

Безнең Дүртиле авылы балалар бакчасы 1992 елда ачылды, тиздән бакчабызның 25 еллыгын каршылыйбыз. Шушы вакыт дәверендә ул үзенә бик күп нәниләрне кабул итеп, мәктәп юлына - белем иленә озатты. Бакчада катнаш төркем балалары - нәниләр һәм зурлар бер-берсенә ярдәмләшеп, бергә уйнап, белем, тәрбия алып үсәләр. Бик актив тормыш белән яшиләр....

Безнең Дүртиле авылы балалар бакчасы 1992 елда ачылды, тиздән бакчабызның 25 еллыгын каршылыйбыз. Шушы вакыт дәверендә ул үзенә бик күп нәниләрне кабул итеп, мәктәп юлына - белем иленә озатты. Бакчада катнаш төркем балалары - нәниләр һәм зурлар бер-берсенә ярдәмләшеп, бергә уйнап, белем, тәрбия алып үсәләр. Бик актив тормыш белән яшиләр. Без шулай ук төрле бәйгеләрдә актив катнашабыз. Бакчабыз бик матур, җылы, якты, балалар өчен барлык уңайлылыклар да тудырылган. Төрле-төрле бәйрәм чаралары уздырылып тора, ирешкән уңышларыбыз да аз түгел. Ләкин авылда яшьләрнең аз калуы һәм балаларның аз туу проблемасы безне дә читләтеп үтми. Бакчабызда балалар аз калды. Быел мәктәпкә алты баланы озаттык. Мәктәптән алар турында мактау сүзләре генә килеп тора. Тирә-як авылларда яшәүче әти-әниләр дә балаларын безнең бакчага китерә алалар, без бик шатланып каршы алачакбыз.

Гөлгенә Хәйруллина,

Дүртиле балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев