Балалар сабыр дәү әнигә тынычлык күгәрчене бүләк иттеләр
Олы Бакырчы авылында балалар махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Мәүлетовның дәү әнисен бәйрәм белән котладылар.
(8 май, “Апастово-информ”).
Илебез бүген Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Тик илебездә барган хәтәр вакыйгалар гына тынычлыгыбызны бозды, күп кенә Аналарны улларыннан, хатыннарны ирләреннән, балаларны әтиләреннән аерырга мәҗбүр итте. Без барыбыз да илебез тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребезнең исән-сау килеш, газизләре янына әйләнеп кайтуларына өметләнеп яшибез. Авылыбызда яшәүче Наилә апа Мәүлетованың оныгы Тимур да бүгенге көндә кайнар нокталарда хезмәт итә. Теләге бер Ананың: яраткан оныгымны исән-имин кочагыма алырга насыйп булсын иде, ди ул. Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова балалар белән Наилә апаның хәлен белешергә барганнар. Сабыр дәү әнине бәйрәм белән котлаганнар. Балалар тынычлык турында шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар, үз куллары белән ясаган тынычлык күгәрчене бүләк иткәннәр.
“Наилә апа безгә Тимур турында сөйләде, хәбәрләшеп торуларын әйтеп үтте, сагыну хисләре белән уртаклашты. Туган нигезләреннән еракта булган егетләребез исән-имин кайтып, якыннарын кайнар кочакларына алсыннар иде, дигән теләктә калабыз”, - дип хәбәр итте Ландыш апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев