Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар өчен түгәрәкләр тулы күләмдә эшләячәк

Татарстанда коронавирус чикләүләренең өченче этабы гамәлдән чыгарылгач, барлык белем бирү эшчәнлеге тулы күләмдә алып барыла.

(31 август, “Апастово-информ”).


Балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшендә чикләүләр юк. Бары тик, кайбер таләпләр кала. Өстәмә белем учреждениеләренә аларны үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Казан Мэриясында узган дүшәмбе киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.
“Өстәмә белем бирү оешмалары барлык профилактика чараларын җитди үтәргә тиешләр һәм безгә үзләре эшли башлауга бер көн калганчы, хәбәр итәргә мәҗбүрләр” - диде Патяшина.
Татарстанда коронавирус буенча чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабы гамәлгә керде. Барлык мәгариф системасы эшли башлады. Беренче сентябрьдән Татарстандагы барлык балалар өчен уку елы башлана.
Патяшина билгеләп үткәнчә, 100 кешедән артык булган урамдагы чаралар тыела. Ә бинада берүк вакытта 50 кешедән артык булмаска тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев