Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар Казанда кунакта

Районыбызның 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалары, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр Татарстан Президенты чыршысына бардылар.

(25 декабрь, “Апастово-информ).


Районнан 17 бала республика күләмендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бу чара “Татнефть-арена”да узды. Һәр балага алдан электрон чакыру билеты тапшырылган иде.
“Тамаша бик күңелле булды. Балаларга бик ошады. Тамашадан соң, балаларны тәмле итеп сыйладылар. Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Татарстан Президентына балалар бик рәхмәтле булып калдылар”, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Алиуллина.
Шатлыклары белән уртаклашып балалар фотолар да җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев