Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар хокуклары якланырга тиеш!

Апаска ТР бала хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре килде.

(15 март, “Апастово-информ“).


Районга ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец, балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, мәгариф министры урынбасары Алсу Асадуллина килде.
Алар Апас, Табар Черкене урта мәктәпләрендә балаларны ашатуның оештырылышын тикшерделәр, “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбия юнәлешләре белән таныштылар. Шулай ук район хакимияте бинасында Ирина Волынец гражданнарны кабул итте, борчыган сорауларына җаваплар бирде, үтенечләрен тыңлады, теләк-тәкъдимнәрен язып алды.
Соңыннан район мәдәният йорты бинасында мәгариф учреждениеләре буенча ата-аналар комитетлары рәисләренең киңәйтелгән утырышы узды.
Килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, урынбасары Луиза Сафина каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев