Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Балалар нәшриятчылар“ иҗади проекты җиңү яулады

Апас үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Балалар нәшриятчылар“ иҗади проекты белән республикакүләм бәйгедә катнашып, 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.

(23 ноябрь, “Апастово-информ“).


“2021 нче елның сентябрь аенда Министрлар Кабинетының Карары нигезендә «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында муниципаль мәдәният учреждениеләренең Татарстан Республикасында телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларның һәм чараларның гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү» грантына лаек проектларны сайлап алу игълан ителде. Апас Балалар үзәк китапханәсенең “Балалар – нәшриятчылар” дип аталган проекты Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 500 мең сум грантына лаек булды“, – ди китапханәче Гөлсем Галәветдинова.


Проект кысаларында китапханәдә балаларга нәшрият белән шөгыльләнергә шартлар тудырылачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыру уңаеннан үзәк китапханәдә Апас урта мәктәбе укытучылары, ”Сәләт” балалар иҗат үзәге, “Йолдыз“ редакциясе, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашында түгәрәк өстәл артында “Туган телне саклауда яңа эш алымнары” дигән темага сөйләшү узды. Проектның актуальлеге, социаль әһәмияте, тормышка ашыру юллары хакында фикерләр алышынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев