Балалар Сабан туе булачак
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, 29 май көнне Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабан туе үткәрелә. Программа бик бай һәм эчтәлекле. 10.00 сәгатьтә тетаральләшкән тамаша башланып китә. 10.20-11.20 сәгатьләрдә район башлыгы тәбрикләве, флаг күтәрү, республика һәм бөтенроссия конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү; 11.20-12.30 сәгатьләрдә ярышлар, балалар концерты, ат...
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, 29 май көнне Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабан туе үткәрелә. Программа бик бай һәм эчтәлекле. 10.00 сәгатьтә тетаральләшкән тамаша башланып китә. 10.20-11.20 сәгатьләрдә район башлыгы тәбрикләве, флаг күтәрү, республика һәм бөтенроссия конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү; 11.20-12.30 сәгатьләрдә ярышлар, балалар концерты, ат чабышлары, күңелле уеннар. Шулай ук сәүдә нокталары, чәй эчү оештырыла. 12.30-13.00 сәгатьләрдә бәйге һәм спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев