Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар Сабан туенда Апасның 139 баласы сумкалы булды

Балалар Сабан туенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга букчалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк итү матур традициягә керде.

(1 июнь, “Апастово-информ”).


Ул инде 12не тапкыр үткәрелә. Быел да «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән булачак укучылар – 139 бала сумкалы булды.


-Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Бүген чыннан да зур бәйрәм. «Ак Барс Холдинг» оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сезне тәбрик итәм. 12 елдан бирле сумкалар бирелә. Беренче алган укучылар инде мәктәп бусагасын атлап чыкты. Һәр елны шушы көнне шатлык белән көтеп алабыз. Һәркемгә исәнлек-саулык, балаларның сәламәт булуын, гел “5”кә генә укуларын телим, - ди «Апас-Мол» берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев