Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балаларым, туганнарым мине рәхәттә яшәтә”

Иске Әнәле авылында гомер итүче Нурия әби Җиһаншина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(10 июль, “Апастово-информ”).


Тормышның ачысын-төчесен татыган сугыш чоры баласы Нурия әбине котларга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмис Гыйсмәтуллин килде. Алар аңа Ил башлыгы, район башлыгы исеменнән Котлау хатлары, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Якыннары, туганнары да әбине җылы теләкләре белән сөендерделәр.
“Аллага шөкер, тормышыма куанып яшим. Улым Әнвәр, кызым Алсу мине ялгыз калдырмыйлар. Туганнарымнан да уңдым. Барысы да хәлләремне белешеп кенә торалар. Мине рәхәт тормышта яшәтәләр”, - ди Нурия әби.
Нурия әбинең тормышы җиңел генә үтмәгән. Күпне күргән, күпне кичергән ул. Ачлык-ялангачлыкны да үткән, колхозда авыр хезмәт тә башкарган. Сугышта бертуган абыйсын югалту да йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып калган.
“Көлтә дә бәйләдем, ындыр табагында да хезмәт куйдым, атналар буе өйгә кайтмый эшләргә туры килә иде. 1969нчы елдан алып район үзәк хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыктым”, - дип үткән тормышын искә алды юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев