Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Балам”, дип әйтү – иң бәхетле мизгел”

Апаста яшәүче Гөлия Илалова – дүрт бала Анасы. Газиз нарасыйларына бер-бер артлы гомер бүләк иткән ул.



Олы кызы Азалия 3нче сыйныфта укый, икенче улы Ислам 1нче сыйныфта белем ала, ә өченче кызы Гайшә һәм кече улы Габдулла “Кояшкай” балалар бакчасына йөриләр. Гөлиягә 37 яшь. Беренче баласын ул 26 яшендә дөньяга китерә. 
- Балам дөньяга аваз салгач кына, тормыш иптәшем Илдар белән исем уйларга керештек. Моңа кадәр уйлаганыбыз да булмады. Балабызга мәгънәле, яңгырашлы исем сайладык. Аның мәгънәсенә дә игътибар иттек. Кызыбыз туып, берникадәр вакыт үткәч тормыш иптәшем Илдар намазга басты. Гаиләбез тулыланып, бәхет нурына күмелде. Азалиягә 2 яшь булганда улыбыз Ислам туды. Аннан кабат гаиләбезгә бәхет-сөенеч өстәп, бер-бер артлы улыбыз һәм кызыбыз аваз салды. Һәр баламны тәүге тапкыр кулыма алганда иң бәхетле мизгелләр кичердем. Аларның һәркайсы йөрәгемне бер күзәнәге, - ди Гөлия. 
Гөлия үзе Кече Күккүз авылы кызы, ә тормыш иптәше Илдар Әҗем авылы егете. Алар икесе 5 балалы ишле гаиләдә туып-үсәләр. 
- Күп бала табуны максат итеп куймадым. Дүрт балаң була дисәләр, ышанмаган да булыр идем. Язмышыма шулай язылган булгандыр инде. Һәр баламны сөенеп карынымда күтәрдем, шатланып дөньяга китердем. Мин бик бәхетле. Бәлки үзем дә ишле гаиләдә үскән булгангадыр, куркып калмадым. Янымда мине хөрмәт итүче тормыш иптәшем Илдар бар бит. Ул бик ярдәм итә, - ди Ана. 
Гөлия һәм Илдар Илаловлар балаларын иманлы, әхлаклы, хезмәт сөючән, ярдәмчел итеп тәрбияләргә тырышалар. Йорт эшләрен дә алар бергәләп башкаралар. Гаилә белән бергәләп табигать кочагында еш булалар, тирә-юньнең матурлыгын, байлыгын бергәләп күзәтәләр. Төрле спорт бәйгеләрендә дә бик теләп катнашалар. Балалар җылы гаилә кочагында, әти-әни назын тоеп үсәләр. Бәхетле әти –әни дә газиз сабыйларының һәр сулышын тоеп яшиләр. 
Гөлия Илалованың һәр көне балалар янәшәсендә уза. Яраткан хезмәте дә балалар белән бәйле аның. Өченче ел “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Эш сәгате тәмамлану белән, гаиләсенә, нәни сабыйлары янына ашыга. 
- Зарланганым юк. Балаларымның үскәннәрен. канат ныгытканнарын күреп сөенәм. Үз балаң турында кайгырту иң ләззәтле, иң күңелле мәшәкать бит ул, - ди Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев