Балигъ булмаган баланы куркыткан ир суд каршына басачак
Апаста яшәүче салмыш ир-ат балигъ булмаган баланы куркыта, аңа үтерү белән яный.
(3 февраль, “Апастово-информ“).
21 гыйнвар төнендә, 2 сәгать 30 минутта ир-ат салмыш килеш фатирга килә һәм балигъ булмаган баланы куркыта. Аны үтерү, кулындагы без белән чәнчү белән яный. Бала әлеге сүзләргә ышана һәм курка. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре барды. Гаепле кеше билгеле. Бу эш судка җибәрелде“, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.
Закон бозу очраклары белән очрашсагыз, шикле кешеләр күрсәгез, әйберләргә тап булсагыз, 02, 21-5-75 телефон номерларын җыегыз!
фото: пиксабай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев