Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Банк картасы бала өчен дә уңайлы

Аны ничек булдырырга?

Балаларда финанс грамоталылыгын үстерү кечкенәдән җаваплылык тоярга мөмкинлек бирә. Иң гади һәм нәтиҗәле ысулларның берсе — 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр бала исеменә банк картасын рәсмиләштерү. Көндәлек тормышта банк картасын кулланып, балалар акча белән дөрес эш итәргә өйрәнә. Шул ук вакытта, әти-әниләр дә мобиль кушымталар һәм онлайн банк системалары ярдәмендә баланың кесә акчасын ничек тотынуын күзәтә ала.
Финанс тикшеренүләр агентлыгыннан белдерүләренчә, Русиядә балалар һәм үсмерләрнең 44 проценты — банкоматлар, 39 проценты түләү терминаллары белән куллана. Банк картасы бары тик 40 процент үсмердә генә бар.
Мәктәп укучыларының күпчелеге җәй айларында кесә акчасы эшли. Ә кемнәргәдер әти-әнисе акча бирә. Хәзер шунысы уңайлы, 14 яше тулып, кулына паспорт алган үсмер кесәсендә, тимер яки кәгазь акча урынына, пластик карта йөртә ала.
Дебет картасын күпчелек эре банкларда ясатып була. Нәрсә ул дебет картасы һәм аны ничек кулланырга?

Нәрсә ул?

Дебет картасы – товар һәм хезмәт өчен түләү, банкоматтан акча алу өчен кулланыла торган карта.

Ничә яшьтән бирелә?

Күпчелек банклар үсмерләргә 14 яшьтән башлап хезмәт күрсәтә. 14-18 яшьлекләр үзләре карта ачарга мөмкин, тик андагы акчаны әти-әни, уллыкка алучының, яисә попечительнең язма рөхсәте белән генә тота ала. Бу счетка акча салырга рөхсәтне бары тик әти-әни, уллыкка алучы гына бирә ала. Бу очракта попечительнең моңа хокукы юк.

Ә кечерәкләргә?

14 яшьтән кечерәк балалар үзләренең карта счетларын ача алмый. Ләкин әти-әниләр 6-14 яшьлек улы яки кызы өчен (бу яшьне һәр банк үзенчә билгели) өлкән кешенең счетына беркетелгән өстәмә карта чыгарттыра ала.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Баланың туу турындагы таныклыгы һәм әтисенең яки әнисенең паспорты белән банк бүлекчәсенә барырга кирәк. Анда кечкенә клиент исеменә счетка өстәмә карта чыгару турында гариза язарга кирәк. Күпчелек банкларда ул бушлай.

Нинди документлар кирәк?

14 яшьтән карта ачу өчен:
* үсмернең паспорты;
* әти-әнисенең (законлы вәкилнең) паспорты;
* законлы вәкилнең хокукларын дәлилли торган документлар кирәк.

Кайчан әзер була?

Карта 10 эш көне эчендә әзер була.

Үсмер үзе алаламы?

Бала үзе генә дә барып алырга мөмкин. Иң мөһиме, паспорты үзе белән булырга тиеш.

Нинди операцияләр башкарыла?

* Бу картага әти-әнисе яисә башка өлкән кешеләр акча күчерә ала;
* Бала картадан акча салдыра ала;
* Товар алганда, транспортта, кинога билет һәм башка хезмәтләр өчен, мәсәлән, чәч кис­тергәндә, түли ала;
* Телефонына үзе акча күчерә ала;
* Карта өчен рөхсәт ителгән барлык опера­цияләрне башкара ала.

Кагыйдәләргә колак салыгыз!

* Картаны яисә аның реквизитларын әти-әниеңнән башка беркемгә дә бирмә;
* Беркемгә дә картаның пин-кодын, мобиль кушымтаның логин һәм паролен әйтмә;
* Интернет аша түләгәндә, әти-әниең белән киңәшләшеп, ышанычлы интернет-кибетләргә генә акча күчер, сайт адресының дөрес язылуын кара;
* Банкомат картаны “йотса”, банкка шалтырат.

Уңай яклары:

* Бала акча һәм банк картасы белән эш итәргә өйрәнә;
* хәвефсезлек кагыйдәләренә (пин-кодны кешегә әйтмәскә, картаны теләсә кая калдырмаска) төшенә;
* кәгазь, тимер акча йөртүдән, аларны югалтудан, башка балаларның тартып алу куркынычыннан котыла;
* лимит күләменнән чыкмыйча, товар сатып алырга өйрәнә;
* картаны югалткан очракта, аны оператив рәвештә телефон яки шәхси кабинетка кереп блокировкалап була;
* операцияләр турында смс-хәбәр әтисе яки әнисенең телефонына киләчәк.
* Бала акча җыярга, җаваплы булырга, финанс грамоталылыкка, акча кадерен белергә өйрәнә.

Кире яклары:

* Картаны кулланган өчен — елына бер тапкыр, башка банкоматта операцияләр башкарган өчен комиссия түләргә кирәк;
* барлык урыннарда да карта белән түләп булмый;
* банкомат якында булмаска мөмкин;
* картада акчаңның күпме булганлыгын һәрвакыт белеп торырга кирәк;
* банкоматның картаны “йоту” куркынычы бар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2022-10-10/bank-kartasy-bala-chen-d-u-ayly-2983355?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев