Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банкирлар рәшәткә артында: Татфондбанктан 90 миллион сумны кем урлаган?

Совет районы суды "Татфондбанк"ның идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляковны кулга алды. 9 февральдә "Татфондбанк Финанс" инвестиция компаниясеннән 90 миллион сум акча урлауда шикләнелгән тагын ике кеше кулга алынды. Мәгълүм булганча, моннан алдарак әлеге факт буенча "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясе директоры Тимур Вальшин тоткарланган иде. Казанның Совет районы суды кичә "ТФБ...

Совет районы суды "Татфондбанк"ның идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляковны кулга алды. 9 февральдә "Татфондбанк Финанс" инвестиция компаниясеннән 90 миллион сум акча урлауда шикләнелгән тагын ике кеше кулга алынды. Мәгълүм булганча, моннан алдарак әлеге факт буенча "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясе директоры Тимур Вальшин тоткарланган иде.

Казанның Совет районы суды кичә "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясенең кыйммәтле кәгазьләр базарында клиент операцияләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаевны һәм "Татфондбанк" акционерлык җәмгыятенең кыйммәтле кәгазьләр базарында актив операцияләр идарәсе башлыгы, "Татфондбанк"ның клиентлар сервисы бүлеге җитәкчесе Илнар Әбделмәновны рәшәткә артына утыртып куйды. Алар икесе дә Тимур Вальшин кебек 2 апрельгә кадәр сак астында булачак.

Акча үзләштерүдә шикләнелгән банкирларны изоляторга ябуны тикшерүчеләр таләп итте. Алар фикеренчә, Илнар Әбделмәнов үз кул астында эшләүче шаһитларга басым ясарга яки документларны юкка чыгарырга мөмкин. Аның суд җаваплылыгыннан качып йөрү куркынычы да бар икән. Моңа өстәп, әлеге җинаятьтә катнашучыларның бөтенесе дә ачыкланмавын исәпкә алырга кирәк. "Шулай ук ул бу җинаятьтә катнашкан башка кешеләргә дә тикшерү барышы хакында хәбәр итәргә мөмкин", - дип белдерә тикшерүче.


Табиблар фикеренчә, Әбделмәновның сәламәтлеге зарланырлык түгел, аны изоляторга ябарга комачаулык тудырмый. Дәүләт гаепләүчесе дә тикшерүчене хуплап, Әбделмәнов дөреслекне ачыкларга киртә тудырырга мөмкин дигән фикер белән килеште.


Тимур Вальшинның адвокаты исә үткән утырышта "ТФБ Финанс" директорының сәламәтлегенә һәм гаилә хәленә сылтап, аны сак астына алмасыннар өчен судны үгетләп караган иде.

Ә Илнар Әбделмәновның ике яклаучысы аның акча урлавына катнашы барлыгын исбатлаган дәлилләрнең җитмәвен искәртте. Алар фикеренчә, банкирга гаепләүләр шаһитлар күрсәтмәсе буенча гына ташлана.


"Шаһитларның күрсәтмәләре игълан ителеп, алар суд материалларына беркетелде. Әбделмәновның җинаятьтә катнашы барлыгын раслаучы башка материаллар җинаять эшендә юк. Игълан ителгән материалларда Әбделмәнов фамилиясе бер тапкыр - җинаять эше кузгату турындагы карарда гына телгә алына", - дип ассызыклады яклаучыларның берсе.

"Үтенеч язуы дәлилләр белән расланырга тиеш булып чыга. Ә ул хәзер тикшерелгән дәлилләр белән расланмый, киресенчә, материалларга беркетелгән аргументлар үтенеч язуындагы дәлилләрне кире кага", - дип хуплады икенче яклаучы үзенең коллегасын.


"Мин акча урлаганмын, клиентларны ялганлаганмын, янәсе. Мин клиентларны күрмәдем дә, хәтта телефоннан да сөйләшмәдем. Кыйммәтле кәгазьләр сатып алучы һәр клиентның үз коды, исәп-хисап счеты бар. Мин бары тик кодны гына күрдем, ә аларның кемнеке икәнен белү мөмкин түгел. Мин бары тик электрон операцияләр башкару, клиентларның счетларында кыйммәтле кәгазьләр һәм барлык облигацияләр сатып алу белән шөгыльләндем", - дип белдерде журналистларга Илнар Әбделмәнов.

Әбделмәновның ике баласы, ипотекага алган фатиры бар, хатыны декрет ялында утыра. Яклаучылар билгеләп үткәнчә, гаилә аның кеременә яши. Моннан тыш, туганнарының сәламәтлеге бер дә мактанырлык түгел. Яклаучылар шулай ук аның эш һәм яшәү урыныннан уңай характеристикалар тәкъдим итте.

"ТФБ Финанс" инвестиция компаниясенең кыйммәтле кәгазьләр базарында клиент операцияләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаевка карата судта игълан ителгән үтенеч язуы да беренчесе белән аваздаш иде. Дәүләт гаепләүчесе бу очракта да тикшерүчеләрне тулысынча хуплады.

Тимербаевның да, Әбделмәновныкы кебек үк, яклаучылары икәү иде. Алар, Әбделмәнов белән Вальшинның адвокатлары кебек, Тимербаев һәм аның гаиләсе турында уңай характеристикалар, белешмәләр тәкъдим итте. Аның да ике баласы бар, гаиләдә бердәнбер акча эшләүче кеше икән.

Тимербаевның яклаучылары һөҗүмгә үк күчте: аларның берсе тикшерүчегә провокацион сораулар бирергә кереште: "Сез Тимербаев тикшерүчеләрдән һәм судтан качып йөрергә мөмкин, дип әйтәсез. Ә бу нәрсә белән раслана?" - дип сорады адвокат.

"Болай дип уйларга сәбәп юк түгел. Ул җинаять эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итәргә мөмкин, чөнки аның пропискасы Бөгелмәдә, даими яшәү урынын үзгәртүе дә ихтимал. Шулай ук тикшерү эшенә аяк чалырга мөмкин, дип уйларга да нигез бар", - диде җавапка тикшерүче.

Рөстәм Тимербаев исә Казанда теркәлүен һәм биредә яшәвен әйтте.

"Аның тикшерү эшенә аяк чалырга мөмкин икәнлеген ничек раслый аласыз?" - дип сүзен дәвам итте адвокат.

"Аның кул астында клиентлар белән турыдан-туры элемтәгә кергән клиентлар сервисы хезмәткәрләре һәм менеджерлары бар. Үз кул астындагы хезмәткәрләргә күрсәтмәләрне үзгәртергә кушуы, башлангыч тикшерү вакытында башка төрле күрсәтмәләр бирүе дә ихтимал", - дип җавап бирде тикшерүче.

"Аңлашылганча, Тимербаев бернинди акча да урламаган, аларны үзләштермәгән. Беркем белән дә сүз куешмаган. Компания клиентлары белән турыдан-туры эш алып бармаган. Бу - зыян күрүчеләрнең һәм җинаять эшендә шикләнелүче башка кешеләрнең күрсәтмәләре белән дә раслана", - дип йомгаклады үзенең чыгышын адвокат. Ул Тимербаевны ирегеннән мәхрүм итмәүләрен һәм ахыр чиктә өй аресты белән чикләүне үтенде.

"Мин качып ятарга җыенмыйм. Компаниядә акча белән эш итмим, карарлар да кабул итмим. Клиентлар белән дә аралашмадым. Беркемгә дә бернинди инструкцияләр бирмәдем", - дип белдерде Рөстәм Тимербаев.

Александр ЕЛИСЕЕВ. Рамиль ГАЛИ фотолары
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев