Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бар дөньясын онытып камыр ризыклары пешерә Рузилә апа

Язмышның кырыс җилләренә көчле иңнәрен куеп, балалары хакына бар сабырлыгын җыеп аякка баскан, бүгенге матур тормышына үз көче белән ирешкән батыр хатын-кыз, көчле рухлы ханым, олы йөрәкле Ана ул Апаста яшәүче Рузилә апа Фәхретдинова.

(11 апрель, “Апастово-информ“).

Күңеле төшкән чакларда да, еларга сәбәпләр табылганда да йөрәк ярсуларын эш белән, яраткан шөгыльләре белән баскан. Хәзер дә тәүлекнең һәр минутын дөрес бүлеп, балаларына, якыннарына, дусларына кирәк булуын тоеп, изге догалары белән яши. Уйлары да, эш-гамәлләре дә изге аның.

Аш-суга да, кул эшләренә дә оста Рузилә апа. Бик яратып гөлләр үстерә. Кыр кадәрле бакчасында да һәр үсемлекнең үз урыны бар. Атна азагында көннәре аеруча да тиз уза. Ул бар дөньясын онытып, тәмле ризыклар пешерә. Балалары, оныклары кайтканда өстәле сыгылып тормаса, күңеле дә булмый.


Рузилә апаның йортында һәр почмактан нур, чисталык, пөхтәлек бөркелә. Гөлләр шаулап үсә. Күңелендә изге дога йөрткән хуҗабикәнең күңел яктылыгын алар да сизә. Кичләрен Рузилә апа кул эшләренә алына. Башмаклар, бияләйләр, оекбашлар, баш киемнәре, шарфлар, шәлләр бәйли.

Кул эшләрен күп итеп әзерләп куя да, балаларына, якыннарына, күршеләренә тарата. Бер сыңар бизәкле оекбашны бәйләп куяр өчен бер төн җитә аңа. Яраткан эшенә утыргач, дөнья мәшәкатьләре дә онытыла.

Бу хакта тулырак язма “Йолдыз“ның 15 апрель санында.


#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев