Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бар хөрмәт сезгә, ханымнар!”

Яз башының гүзәл һәм иң күркәм бәйрәме 8 март бар җиһанда зур колач җәеп бәйрәм ителә. Бу көнне барлык ханымнарга, кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп бирелә. Якты, җылы бәйрәм көнендә Апас урта мәктәбе үзенең ашханәсендә мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан ханымнарны бәйрәм өстәле артына җыйды. Барлык җыелган...

Яз башының гүзәл һәм иң күркәм бәйрәме 8 март бар җиһанда зур колач җәеп бәйрәм ителә. Бу көнне барлык ханымнарга, кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп бирелә.
Якты, җылы бәйрәм көнендә Апас урта мәктәбе үзенең ашханәсендә мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан ханымнарны бәйрәм өстәле артына җыйды.


Барлык җыелган гүзәл затларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин тәбрикләде: "Монда инде шәхсән мине үземне укытып гыйлем биргән укытучылар да җыелган. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйсым килә. Сез безгә белем һәм юнәлеш бирүчеләр, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә без дә алган гыйлемнәребез белән бу дөньяда үзебезнең урыныбызны таба алдык, шуның өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм", - диде ул.


Шулай ук җыелган гүзәл затларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре ял иттерде. Алар матур һәм күңел җепселләрен тибрәтерлек җырларын җырлады. Регина Мөхетдинова үзенең ялкынлы биюләре белән рухландырды.


Барлык җыелган ханымнар өчен рәхмәт сүзләрен Гөлнур Хайдаровна әйтте. Ул район башлыгы исеменә һәм мәктәп директоры Гүзәлия Зиятдиновага, аның коллективына шушындый бәйрәмне оештырып, очраштырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Айрат Аминов. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев