Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге пешерүнең дә сере бар икән...

Бәрәңге пешерүдән дә җиңелрәк нәрсә булырга мөмкин? Баксаң, бу процессның да үз үзенчәлекләре бар икән, аларны исәпкә алмаганда, бәрәңгенең барлык файдалы сыйфатлары һәм витаминнары югалырга мөмкин.

Төп хата – бәрәңгене салкын суга салу һәм утка кую. Сез, мөгаен, шулай эшлисездер? Белгечләр фикеренчә, бу очракта бәрәңгенең файдасы булмаячак. Шуңа күрә беренче киңәш - витаминнар юкка чыкмасын өчен кайнап торган суга салып пешерегез.

Бәрәңгене ул пешкәч кенә тозларга кирәк. Белгечләр шулай ук, продуктның бөтен файдасын саклап калу өчен, бәрәңгене бик озак пешермәскә киңәш итәләр.

Экспертлар фикеренчә, кабыклы бәрәңге файдалырак, шул ук вакытта суны бик аз кулланырга кирәк. Духовкада пешкәне аеруча файдалы.

Шул ук вакытта табиблар бәрәңгене кайнар килеш ашамаска киңәш итә – аны бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк. Шулай иткәндә, бәрәңгедә күп булган крахмалның бер өлеше ретроград крахмалына әйләнә. Нәтиҗәдә, кандагы глюкоза дәрәҗәсе алай ук артып китмәячәк. Бәрәңгене салкын килеш, мәсәлән винегретта ашау күпкә яхшырак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-01/b-r-ge-pesher-ne-d-sere-bar-ik-n-3011151?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев