Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңгеле һәм сырлы юка рецепты

Балкария һәм Карачай халкының милли ризыгы – хычин рецептын тәкъдим итәбез. Аны «бәрәңгеле һәм сырлы юка» дип тә әйтеп була.

Камыр өчен 500 грамм он, 360 грамм су, 0,5 бал кашыгы тоз, үсемлек мае кирәк. Барлык ингредиентларны салып, камыр басарга. Вак шарлар ясарга.

Ә эчлек өчен бәрәңге боламыгы һәм сыр, яшеллек кирәк була. Бәрәңге боламыгына вак угычтан уылган сыр салырга, яхшылап болгатырга. Шулай ук шарчыклар ясарга.

Камырны җәяргә, эчлек куярга һәм пәрәмәч сыман ясарга. Аннары кабат җәймә ясарга. Аның ике ягын да коры табада кыздырып алырга.

Юкаларны кайнар килеш атланмай белән майларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев