Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бариев: пандемия кимегәч үк, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк

Парламентарий Төп Канунга кертелүче төзәтмәләрне хуплады.

(Казан, 29нчы апрель, “Татар-информ”, Диана Авакян).
Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшне төгәлләргә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев “Татар-информ” матбугат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәсендә.
“Төзәтмәләр кертүгә хәзерләнергә кирәк. Куркыныч кимегәч, үзгәрешләр буенча эшне төгәлләргә тиешбез. Алар хокукый мәйданга керергә тиешләр”, - диде ул.
Парламентарий Төп Канунга кертелүче төзәтмәләрне хуплады. Ә инде, коронавирус инфекциясе чорындагы үзгәрешләргә хәлне ныклап өйрәнергә кирәк.
“Белгечләр, хокук өлкәсендә эшләүчеләр һәм җәмгыять боларның барысын да анализласын иде. Монннан тыш, коронавирус белән хәл төгәлләнмәгән. Ул әле нык җәелгән вакыт”, - дип әйтте әңгәмәдәш агентлыкка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев