Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкортстанда бер ир-атны сарайда үгез сөзеп үтергән

Башкортстанны Баймак районындагы бер авылда үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.

Хуҗа ир-ат үгезне көтүлеккә чыгарырга маташкан. Шул чакта хайван хуҗага һөҗүм иткән.

"Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында үгез олы яшьтәге ир-атны сөзеп ташлаган. Хуҗа кеше бик каты имгәнгән, ул сарайда ук һәлак булган", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе судмедэкспертиза билгеләгән, мәрхүмнең туганнарын сораштыралар.
Башкорстан буенча Ветеринария идарәсе дә бу фаҗига турында аңлатма биргән. Хуҗасын сөзеп үтергән үгезне карантинга япканнар. 

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, үгезне симертү өчен үстергәннәр. Аңа 2019 елның апрелендә генә котыру чиренә каршы прививка ясатылган. Хәзерге вакытта үгездә котыру авыруы белән чирләү билгеләре юк, хайван карантинга куелды", - дип аңлатканнар ведомствода.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bashkortstanda-ber-ir-atny-sarayda-gez-s-zep-terg-n/

фото: Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bashkortstanda-ber-ir-atny-sarayda-gez-s-zep-terg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев