Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баздагы бәрәңге ник чери?

Баздагы бәрәңге черү сәбәпләре турында «АиФ»ка агроном Денис Терентьев сөйләгән.

 

«Саклый торган урындагы бәрәңгедә фитофороз булырга мөмкин. Бу – сакларга куяр алдыннан бәрәңгене тиешенчә киптермәгәнсез, саклау шартлары ситуацияне катлауландырган гына, дигән сүз.

Коры фузариоз черек – бүлбеләрне базга салыр алдыннан начар чистарткансыз дигән сүз, бу авыру туфрак белән йога, аеруча туфрак дымлы булса.

Кара парша да булуы ихтимал. Ул барлыкка килүнең төп сәбәбе – бәрәңгене соң алгансыз, яки салкын һәм дымлы көнне җыйгансыз. Ул аерым бүлбеләргә генә йога, бер-берсенә күчми. Ашый торган бәрәңгегә зыяны юк диярлек. Ә менә чәчүлек бәрәңгегә начар – кара паршалы бәрәңгене утыртсаң, ул бакчадагы барлык бәрәңгегә йогачак.

Юеш черек сәбәбе – саклау кагыйдәләрен тупас бозу (артык югары температура, дымлылык, җилләтү начар булу) яки механик җәрәхәтләре булган бүлбеләрне сакларга салу.

Гади парша булса, ул бүлбенең тышкы кыяфәтен генә боза, тәменә йогынты ясамый. Ләкин аның төп начарлыгы – ул бүлбеләрне бөтен бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә бирешүчән итә, иммунитетын бетерә. Бу авыру алгач караңгы, коры, салкынча урында 10-14 көн ятарга бирмәгән бүлбеләрдә була.

Барлык бу авырулар белән көрәшү ысулы – авыру бүлбеләрне аерып чүпләп алып ату, базда тиешле микроклимат булдыру. Температура 3 °С тан югары булмаска, дымлылык 80 проценттан артмаска тиеш. Препаратлар белән эшкәртеп маташу файдасыз.

Алда санап үтелгән кагыйдә бозуларны булдырмау бәрәңгене язга кадәр яхшы сакларга ярдәм итә», – ди белгеч.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/bazdagy-barange-nik-ceri-5862348

фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев