Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бөек Болгар” Бөтенроссия тарихи фестивальдә апаслылар да катнашачак

Быелгы Болгаер җыенында тарихчы-галимнәр, археологлар раслаганча, узган ел Бөтендөнья ЮНЕСКО оешмасының мәртәбәле исемлегенә кертелгән, 1500 еллар элек кеше яши башлаган шәһәрлек-ачык һавадагы музей-тыюлыкта былтыр 283 мең турист һәм мөсафир булып киткән. Быел биредәге мөмкинлекләр һәм шартлар дөнья, Европа таләпләренә күпкә якынайган. Болгар музей-тыюлыгы, "Яңарыш" Фонды, Татарстан Хөкүмәте туристлар санын 2015...

Быелгы Болгаер җыенында тарихчы-галимнәр, археологлар раслаганча, узган ел Бөтендөнья ЮНЕСКО оешмасының мәртәбәле исемлегенә кертелгән, 1500 еллар элек кеше яши башлаган шәһәрлек-ачык һавадагы музей-тыюлыкта былтыр 283 мең турист һәм мөсафир булып киткән. Быел биредәге мөмкинлекләр һәм шартлар дөнья, Европа таләпләренә күпкә якынайган. Болгар музей-тыюлыгы, "Яңарыш" Фонды, Татарстан Хөкүмәте туристлар санын 2015 елда 350 мең кешегә җиткерү бурычы куя. Хәзер биредә 2 мең кешегә исәпләнгән стационар палаткалар шәһәрчеге, 8 мең кеше сыйдырышлы "кыргый" лагерь корырлык, су, ут, канализация үткәрелгән аерым әзерләнгән мәйданнар, автокемпинг-мотель, 500 урынга исәпләнгән заманча кунакханәләр бар. Якынча исәпләүләр буенча, Изге Болгар шәһәрлегенә былтыр Апас районыннан 1500 мосафир, тарих белән кызыксынучылар сәфәр кылды,-ди яшьләр эше, спорт район комитеты баш белгече Гөлира Шиһабиева.

14-16 августта Болгарда үтәчәк тарихи реконструкция "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивальдә катнашу өчен Апастан 200 ләп кеше барыр дип көтелә. Алар сафына сез дә кушыла аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев