Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан медальгә ия булды

Шәмбалыкчы авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт Хәйруллин 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды

(9 июнь, “Апастово-информ“).


Зиннәт абый тагын бер тапкыр тормыш һәм хезмәт юлын хәтерендә яңартты.
Ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал бик күп котлаулар, изге теләкләр кабул итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев аксакалга котлаулар аша Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медален һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

“Тормышта тирән эз калдырган, ут-сулар кичкән аксакал сез! Яшьләргә бар яктан да үрнәк булып торасыз. Тагын да олы гомер бәйрәмегезне каршыларга язсын“, – диде Алмаз Тугушев.

Зиннәт аганы туган көне белән котларга Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов һәм Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина шулай ук бүләкләр белән килде. Алар Зиннәт абыйның хезмәтен олылап, Рәхмәт хаты да тапшырдылар. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин изге теләкләрен юллады.
“Авылда музейны оештыручы – Зиннәт Хәйруллин. Ул Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 16 ел музей җитәкчесе булып эшләде. Эшчәнлек чорында Зиннәт абый опера театры музее җитәкчесе Рәмзия Такташ, шәхесләрнең туганнары, җәмәгатьчелектән уникаль экспонатлар туплады. Укытучы буларак та ул миңа үрнәк булып торды, – диде Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев