Белемгә юл заман технологияләре аша салына
Район мәгариф системасы иҗтимагый тормышта мөһим урын алып тора. Нәкъ менә мәгариф белән берлектә районның социаль-мәдәни потенциалы тулы дәрәҗәдә формалаша. Әлеге юнәлештә район буенча 19 гомуми белем бирү оешмасы ( 1 мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү), 28 мәктәпкәчә, 1 өстәмә, 1 өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы 2563 балага белем һәм тәрбия бирү буенча эш алып бара.
Белем йортларын яңа уку елына әзерләү максатыннан дәүләт һәм район ярдәме белән Урта Балтай, Чүри-Бураш, Сатмыш, Дәвеш, Табар-Черкене, Кызыл-Тау, Иске Йомралы, Каратун мәктәпләрендә төрле дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Зур Күккүз, Карамасар, Әлмәндәр балалар бакчалары яңарып, матурланып нәниләрне яңадан кабул итергә әзерләнә. Бу эшкә иганәчеләр дә кушыла.
Балаларны укыту, тәрбияләү өчен мәгариф системасында 470 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән, шуларның 97,13 проценты югары белемгә ия.
Мәктәпкәчә белем - гомуми белем бирүнең беренче баскычы. Бүгенге көндә районыбыз бакчаларында укыту-тәрбия сыйфатын яхшырту юнәлешендә эш алып барыла, ике дәүләт теле өйрәнелә. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтү һәм уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан республикакүләм семинарлар, фествальләр үткәрү традициягә керде. Белем нәтиҗәсенең сыйфатын билгеләүче күрсәткечләрнең берсе булып 9 сыйныфлар өчен Гомуми дәүләт аттестациясе, 11 сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары тора. 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча 11 сыйныфны тәмамлаучы 73 укучы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. 8 укучы Рәсәй Федерациясенең “Укуда аерым унышлары өчен” медаленә лаек.
Үткән уку елындагы Бердәм дәүләт имтиханнарының уңышлы күрсәткечләреннән берсе - 4 фәннән уртача баллның артуы. 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында 20 укучы имтиханнарда 80 һәм аннан да югары баллга тапшырды.
Гомуми дәүләт аттестациясенә килгәндә, аны 183 укучы узды. Аларның һәммәсе дә имтиханнарны уңышлы биреп өлгергәнлек аттестаты алды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары урта һәм югары белем бирү йортларына урнаша.
Укытучылар киңәшмәсенең быелгы темасы “Белем сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә һәм киләчәккә максатлар”. Әлеге тема юкка сайланмады, чөнки белем сыйфаты һәр белем оешмасының эшчәнлеген чагылдыручы төп күрсәткеч. 2018-2019 нчы уку елында гомуми өлгереш күрсәткече -99, 64%, сыйфат күрсәткече-66,32 %.
Белем сыйфатын күтәрү мәгариф системасының һәр тармагының бердәм үсеше нәтиҗәсендә генә мөмкин. Районыбыз балаларына сыйфатлы уку шартларын тудыру (өстәмә белем бирү, туклану, физик тәрбия бирү, сәламәтлекләрен кайгырту, сәләтле балаларны үстерү, заман таләпләренә җавап бирүче көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү) эшчәнлекнең төп бурычлары. Максатыбыз җитәкче һәм педагогик кадрларның профессиональ компетентлыгын үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру, үзүсеш, инновацион үсеш өчен шарталар тудыру һәм иң элек федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килгән сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Районның методик темасы да “Заман технологияләрен куллану аша белем сыйфатын күтәрү” дип сайланды. Бүгенге көндә мәгариф бүлеге үзенең эшчәнлеген районның “Мәгарифне үстерү” программасы нигезендә һәм проект идарәсе үзенчәлекләренә таянып еллык юл картасын тормышка ашыру рәвешендә оештыра. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты һәм КФУ белән хезмәттәшлек яңалыкка омтылып, заман сулышын тоеп укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләргә ярдәм итә.
Укытучылар белән эшнең формаларын төрләндерү, аерым укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату максатыннан мәгарифне үстерү институты белән берлектә 2018-2019 нчы уку елында “Ачышлар вакыты” исемле муниципаль проектлар бәйгесе үткәрелде. Укытучылар район методик берләшмә утырышларында төрле юнәлештәге проектлар яклады, җиңүгә ирешкән проектлар нәтиҗәдә республикакүләм методик басма-кулланама булып дөнья күрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев