Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгеч 1 сентябрьдә законлы ял көне алу ысулын аңлатты

1 сентябрьдә законлы ял көне алуның берничә ысулы бар. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән.

Аның сүзләренчә, иң гади вариант – 1 сентябрьне дә кертеп, еллык отпускны рәсмиләштерү, яки җитәкчелек белән килештереп, үз хисабыңа бер көн алу.

Шулай ук хезмәткәр донор булса, үзенчәлекле хезмәт шартларында эшләсә өстәмә отпуск алу хокукына ия. Бу көнне кирәк булган очракта 1 сентябрьдә рәсмиләштереп була.

Моннан тыш, нормага туры килми торган эш көне яки өстәмә эшләгән очракта, хезмәткәр үзенә кирәк булган теләсә кайсы көнне ял көне ала ала, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/belgec-1-sentyabrda-zakonly-yal-kone-alu-ysulyn-anlatty-5859018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев