Белгеч: Бу җәйдә Европада ковид белән авыручылар саны артачак
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковид авырулары санының артуын көтә.
Бу хакта ТАСС Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы башлыгы Ханс Клюге France-Presse агентлыгына биргән әңгәмәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Клюге сүзләренә караганда, вирус таралуын җентекләп күзәтергә кирәк. «Бөтен Европа буенча чикләү чараларын гамәлдән чыгарганга күрә, вирусның таралу дәрәҗәсе җәй дәвамында артачак», - дип аңлатты ул.
Кичә Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович коронавирусның көтелмәгән эволюциясе турында кисәтте. Аның фикеренчә, вирус таралуны акрынайту өчен чаралар күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев