Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр икеләтелгән күләмдә пенсия алу мөмкинлеге турында аңлатты

Россиядә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә иминият пенсиясе буенча икеләтә түләү алу хокукы бирелә.

Бу турыда «Прайм» агентлыгына Россия Пенсия фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча бүлегендә сөйләгәннәр.

Пенсия фонды белешмәсе буенча, пенсионерга 80 яшь тулып бер ай узгач аның пенсия түләүләре ике тапкыр арттырыла.

Ләкин кайсыбер кешеләргә, мәсәлән беренче төркем инвалидлар, туендыручысын югалту сәбәпле социаль түләү алучылар өчен мондый арту каралмаган.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга үзләрен тәрбияләү өчен компенсация рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар. Бу компенсацияне эшсезлек өчен пособие алучыларга гына түлиләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/pensiya-fondy-ikelatelgan-pensiya-alu-momkinlege-turynda-anlatty-5856498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев