Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бер бердәм, без бергә” диләр волонтерлар

“Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы тарафыннан оештырылган носилкалар тегү эшенә кушылучы райондашлар һәр көннәрен изге эшкә багышлый. Алар буш вакытларында “Алга” яшүсмерләр клубына килә.

(3 февраль, “Апастово-информ”).


Волонтерлар носилкага материаллар әзерләү, кисү, тегү эшләрендә катнаша. Бирегә килгән һәркемне носилка әзерләү серләренә дә төшендерәләр.

Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин изге күңелле, алтын куллы апаларга рәхмәтләрен ирештерде, аларга чәй эчү өчен тәм-томнар да алып килде.

“Бер бердәм, без бергә. Хезмәтебез файда китерсен. Егетләребез исән-имин кайтсын”, - диләр волонтер апалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев