Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер йорттан дүрт бертуган әйләнеп кайтмаган

Урта Балтайдан Лилия Җамалиева да Суслонгер вакыйгалары турында исендә калганнары белән уртаклашты.

– Соңгы вакытта "Суслонгер" китапларын укыгач бигрәк тә тетрәндерә. Кечкенә вакытта дәү әни сөйләгәннәр күз алдыма килә. Мин әбиләрнең сөйләгәннәрен тыңларга бик ярата идем. Әзмәвердәй ирләрне ач тотып авыр эшләр эшләтеп юк итүләре турында еламыйча укып та булмый, - ди ул.
- Минем 1907 нче елгы дәү әтием Сөнгатулла Гыйсмәтуллин 1941 нче елда Суслонгер җирендә ятып калган. Алар бер йорттан дүрт бертуган чыгып китеп, сугыштан әйләнеп кайтмаганнар. Урта Балтайдан ирләрен сугышка озаткан хатын-кызлар азык-төлек тутырып, җыелышып Марый урманына юл алалар. Дәү әнине кайнанасы җибәрми. "Балаларыңны ташлап, ирләр артыннан йөрмиләр",- дип калдыралар. Баручыларның да күбесе ирләрен күрә алмый, юл газабыннан арып, авырып кайталар. Чирү авылыннан бер кеше сугыштан әйләнеп кайткач дәү әнигә килеп Суслонгер вакыйгалары турында, дәү әти белән бергә күргән газаплары турында сөйли. Сугышка китүчеләр исемлеген укыганда кеше фамилиясе чыкса да Сөнгатулла чыгып баса иде. Анда һәрбер солдатның бик тә сугышка китәсе килде. Ләкин зур гәүдәле, таза ирләрне калдыра торган булганнар. Дәү әтинең ничек үлгәнен ул да әйтә алмаган. Тагын бер вакыйга истә калган. Дәү әнинең пенсия акчасын берничә сумга арткач, почтадан килеп синең ирең сугышта үлмәгән, - дип, шул артык акчаны кире алып киткәннәр. Мин дүрт баламны ятим калдырып иремне сугышка озаттым, дип бик каты елаган иде дәү әни. Дүрт баланың икесе кечкенә вакытта ук авырып үлеп китәләр. Шундый вакыйгаларны искә алгач тагын да авыр булып китә. Быел Суслонгер җиренә барып, дәү әти рухына дога иңдереп кайтырга хыялланып яшим. Мондый авыр вакытлар кабатланмасын, ил-көннәребез тыныч булсын иде, - дип теләкләрен дә белдерде Лилия Җамалиева.
#Мойгероймоясемья
#Минемгеройминемгаилә
#БессмертныйполкТатарстан
#Апастово
#Апастовоинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев