“Бер картлыкта, бер яшьлектә“ иҗат төркеме Изге Болгар җиренә сәяхәт итте
Ветераннарыбыз онытылмаслык тәэсирләре белән уртаклаштылар.
“Тәтеш аркылы Болгар җиренә кузгалдык. Алдан сөйләшеп куйган буенча автобус белән каршы алдылар һәм Ак мәчеткә кадәр китереп куйдылар. Биредә җомга намазы укыдык. Аннан соң изге бабаларыбызның тарихи урыннарында йөреп, танышып чыктык. Сәяхәтебез бик уңышлы булды. Көнебез бик матур, тыныч узды. Сәяхәттә катнашучылар канәгать калды“, – дип хәбәр итте төркемнең җитәкчесе Расыйх Латыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев