“Бер куллы булсам да, Ходай мине Ана, хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде”
Урта Балтай авылында гомер итүче Флюра әби Шакирова 90 яшьлек юбилеен каршылады.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Флюра әбине язмыш яшьтән үк сыный. 15 яшендә кырда комбайнга башак биреп торганда аның уң кулы өзелә. Бу югалту йөрәгендә мәңгелек яра булып калса да, ул сынмый-сыгылмый, язмышына уфтанмыйча яшәргә тырыша.
Флюра әби колхозда төрле эшләр дә башкарган, озак еллар хат ташучы булып та эшләгән. Гаилә корып, ике бала да тәрбияләгән. Бер куллы булса да, тулы тормыш белән гомер иткән.
Флюра әбине туган көне уңаеннан район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова котлады, иң изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев, туганнары Рифкать абый белән тормыш иптәше Гөлинә апа да истәлекле бүләкләре белән сөендерделәр.
-Сез гыйбрәтле тормыш юлы узгансыз. Бүгенге көндә җылы, нурлы өегездә кадер-хөрмәттә яшисез. Бу барлык кешегә дә тәтеми торган олы бәхет. Ходай биргән гомерегезне ныклы исәнлектә, иминлектә үтәргә язсын, - дип теләде Гөлүсә Галләмова.
Флюра әби бүгенге көндә кызы Фәния апа, кияве Илгизәр абый тәрбиясендә, һәр көненә шөкер итеп гомер итә.
-Аллага шөкер, бер куллы булып калсам да, Ходай мине Ана, хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итмәде. Картлыгым да хасияттә уза. Кызым да, киявем дә бик әйбәтләр, оныкларым да “дәү әни” дип өзелеп торалар. Рәхмәт сезгә дә. Хөрмәтләп килгәнсез. Мине зурлаганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә зурласын, - дип кат-кат рәхмәтләрен укыды әби.
Флюра әбинең гыйбрәтле язымышы турында тулырак “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев