Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер мең гектар урман торгызылды

Татарстанда экология милли проекты буенча, быел 2480 гектар урман торгызылачак.

(27 июль, Апастово-информ”)


Кыйммәтле агачларны күбрәк үстерү максатыннан, туфрак катламын минераллаштыру нәтиҗәсендә, яңа үсеп килгән кечкенә куакларга агач екканда, зыян салмау чаралары күреп, урманнар торгызылу дәвам итә.
Бер ел элек, Татарстан республикасында урманнарны саклау региональ проекты буенча 2304 гектар урман торгызылган иде. Быел шулай ук, 11,4 тонна утыртуга агач орлыгы һәм 30,9 миллион данә яшь үсентеләр хәзерләү планы куелды.

Реклама

Бүгенгә 529 кг. орлык, шуның 387 кг.ы нарат, 103 кг. ы чыршы, 39 кг.ы башка төрле агач орлыклары тәшкил итә. Орлыкның күп өлешен 2020нче елның август- сентябрь айларында җыячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев