Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер нигездә өч буын аңлашып гомер итә

2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителгәч, авылда яши торган күркәм парларны үрнәк итеп күрсәтүне максат итеп куйдык.

Һәр авылны уңган, тырыш кешеләре бизи. Безнең авылда да андый гаиләләр бик күп. Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылыбызда йорт төзеп, шунда балалар үстереп, бүгенге көндә дә авыл яшәсен дип бар тырышлыкларын куеп яшәүче Резедә апа һәм Хәбир абый Гариповлар гаиләсе хакында язасым килә.
Бер нигездә дус-тату өч буын гомер кичерәләр. Хәбир абый һәм Резедә апа – кадерле әби-бабай. Уллары Альмир белән киленнәре Гөлфия – нигезнең бүгенгесе. Ә аларның балалары – нәселнең киләчәге.
Хәбир абый белән Резедә апа 50 ел парлы гомер итеп, Алтын туйларына килеп җиткән бәхетле парлар. Гомер буе бер-берсен тулыландырып, балалар, оныклар дип яшәгән алар. Өлкәннәргә күрсәткән игелекләре бүген үзләренә дә хөрмәт булып кайта.
Хәбир абый – гаиләнең тоткасы, ару-талу белмәс җир кешесе. Ул сайлаган һөнәренә 46 ел тугры калган.
- Әтием Заһир гомер буе техника арасында булды. Батыр йөрәкле әнием Сания яшьлегендә тракторга утырып кырлар иңләгән, чәчү чәчкән. Техникага тартылуым нәселдән килә. Менә хәзер балаларым да машина белән идарә итә, оныкларым минем тирәдә кайнаша, - ди ул.
Хәбир абый үзе яратып әйткәнчә, "борынлы" машинага кайчан утыруын төгәл генә хәтерләми дә. Ләкин шул машина гомерлек юлдашы булуын яхшы белә.
Резедә апа - Ленин исемендәге колхозның алдынгы сыер савучысы. Нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе” һәм “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнгән. Иртә таңнан торып эшкә йөргән, авыр кул хезмәте белән тир түккән көннәрне Резедә апа бүген дә онытмаган.
-Бик дус, тату булып эшләдек. Гомумән, эшчәнлек, тырышлык безгә кечкенәдән салынган, - ди хуҗабикә.
Тәмле куллы, чиста-пөхтә булуы белән дә аерылып тора ул. Һәрчак ачык йөзле, тәмле телле.
Бу гаилә - чын хезмәт кешеләре. Зур итеп каралты-кура булдырып, үзләренең пай җирләрендә печән әзерләп, күпләп мал, кош-корт асрап, үз көчләре белән тапкан малларыннан тәм табып яшиләр.
Гариповлар умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Үзләре кебек тынгысыз бал кортларын тәрбияләү серләренә көннән-көн ныграк төшенәләр. Инде 10 еллап умарталар белән мәж киләләр.
-Тырышкан кешегә юл ачык, бар тик ялкауланмаска гына кирәк, - диләр алар.
Альмир бүгенге көндә Әлмәндәрдә ирекле янгын депосы хезмәткәре, Гөлфия исә авылда халык сәламәтлеге сагында тора. 3 балаларына да хезмәт тәрбиясе, өлкәннәрне хөрмәт итү хисе тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев