Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр

Пенсионерларга һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар илтеп бирүдә волонтерлар 26нчы октябрьдә эшләрен яңарттылар.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).


Бер атна эчендә волонтерлар дарулар һәм азык-төлек илтеп бирү буенча утыз мөрәҗәгатьне үтәделәр. Бу хакта “Без бергә” штабы җитәкчесе, “Волонтер-медиклар” Бөтенроссия хәрәкәтенең республикадагы җитәкчесе Анна Макарова белдерде.
“Хәзер штабта йөз волонтер бар. Алар график буенча эшли. Теләгән һәр кеше кушыла ала безгә”, - диде Анна Макарова.
Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, автоволонтерлар җитешеп бетми.
Волонтерлар дарулар һәм азык-төлек илтергә мөмкин. Медицина хезмәткәрләренә транспорт, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтергә мөмкин.
Волонтерларның күпчелеге Татарстандагы медицина көллиятләре студентлары, Казан дәүләт медицина академия ординаторлары һәм Бөтенроссия Халык фронты хәрәкәте активистлары.
Волонтерлык штабы һәр көнне иртәнге 10.00 дән кичке сәгать 6.00гә кадәр эшли. 8(800)-200-34-11 телефоны аша заявка биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев