«Бердәмлектә -көч» диләр Бану Вәлиева урамында яшәүчеләр
Апасның Бану Вәлиева урамында яшәүчеләр бердәм булып кар сыннары ясарга чыкты.
(2 январь, "Апастово-информ").
Алар урамнарын матур итеп бизәп куйды. Чыршы да бизәделәр. Тирәсенә кар сыннары урнаштырдылар. Кичләрне бергәләп, күңелле уздырдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бану Вәлиева урамына Кыш бабай белән Кар кызы килде. Шау-гөр килеп урам бәйрәме оештырып, балаларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.
Матур кышкы мәйданчык хәзер дә урамны бизәп тора. Балалар бирегә уйнарга килә, гаиләләр дә читләтеп узмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев