Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Беренчеләр хәрәкәте”нең сафлары арта

Район мәдәният йортында 50 укучы “Беренчеләр хәрәкәте”нә кушылды.


(6 декабрь, “Апастово-информ”). 
Районыбызда да “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Анда барлыгы 150 укучы катнаша. Алар спортта да, фәндә дә, туризм өлкәләрендә дә бик активлар. 
“Беренчеләр хәрәкәте”нең төп максаты - районыбыз, республикабыз һәм илебез балаларын берләштерү, аларда кешелеклелек, бердәмлек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү. Бүген оешмабызга тагын 50 укучыны кабул итәбез. Әлеге тантана аларның хәтерендә истәлекле хатирә булып калсын иде”, - ди “Беренчеләр хәрәкәте”нең муниципаль ара кураторы Румия Идрисова. 
“Беренчеләр хәрәкәте” оешмасына кабул итү тантанасына район башлыгы Айрат Җиһаншин да кушылды. 
“Кадерле балалар! Барыгызны да бу истәлекле көнегез белән чын йөрәктән котлыйм. “Беренчеләр хәрәкәте” сезне тагы да берләштерсен, сәләтләрегезне тагы да үстерергә ярдәм итсен. Туган районыбызны, укыган мәктәбегезне беркайчан да онытмагыз. Ә без сезгә һәрчак ярдәм итергә әзер. Һәрчак алдынгылыкка омтылып, уңышларга ирешеп яшәгез!”, - дип теләде район башлыгы. 
Бик күңелле дә, тәрбияви дә булды чара. Оешманың яңа вәкилләре бер-берсенә хәрәкәтнең символлары булган күкрәк билгесе, беләзекләр тапшырдылар. 
Тантана бик матур флешмоб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев