Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче “Ике йолдыз“ конкурсында кемнәр жиңде?

Апаста “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм әти әниләр катнашында узган “Ике йолдыз“ беренче район конкурсында “Вокал“ номинациясендә өченче урын билгеләнмәде.

Иске Йомралы “Сандугач“ балалар бакчасында тәрбияләнүче 5 яшьлек Азалия Гаптелвәлиева “Әйлән-бәйлән“ җырын бик матур итеп башкарып икенче урын яулады. Борнаш авылының “Әллүки“ балалар бакчасында тәрбияләнүче Нәфисә Миңнебаева “Әниемнең җылы кочагы“ җыры белән шулай ук икенче урынга лаек булды. Беренче урын-Апас “Салават күпере“ балалар бакчасында тәрбияләнүче, 5 яшьлек Әминә Әхмәтовада. Аларның чыгышларын тәрбиячеләр Наилә Гыйззәтуллина, Гөлүсә Җәләлиева һәм Гөлшат Фазлыева әзерләгән.

“Иң сөйкемле вокаль дуэт“ номинациясендә тәрбиячесе Раилә Гайнуллина белән 5 яшьлек Ландыш Фәхретдинова 1 урынга, Гөлүсә Гыйбадуллина белән 4 яшьлек Инзилә Мингалиева 3 урынга, Зөһрә Билалова белән 4 яшьлек Зилия Заһидуллина 2 урынга лаек булдылар. Алар барысы да Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы вәкилләре.

Моннан тыш “Хореография номинациясендә җиңүче дә ачыкланды. Җиңүче дип Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасыннан Алинә Нәфикова белән Раяз Хисамов дуэты танылды.

Әҗем авылы “Әлли-бәү“ балалар бакчасында тәрбияләнүче Тимур Ситдыйков, Апасның “Салават күпере“ ндә тәрбияләнүче Аделия Хәсәнова һәм башка “яшь артистлар“ тәрбияче апалары, әти-әниләре белән әзерләгән парлы чыгышлар да югары бәяләнде.

Беренче конкурс шуның белән тәмам. Җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Киләсе елда бу конкурс тагын да колачлырак итеп үткәреләчәк. Әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм яңа ачылачак талантлы нәниләргә алда тагын да зуррак җиңүләр насыйп булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев