“Бергә утырып сөйләшсәң, аралашсаң да рәхәт булып китә”
Күрү сәләтендә кимчелекләре булган райондашлар Бөтенроссия күзләре күрмәүчеләр җәмгыятенең зона оешмасы вәкилләре белән очрашты.
(11 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Бөтенроссия күзләре күрмәүчеләр җәмгыятенең зона оешмасы җитәкчесе Руминә Хәбибуллова һәм аның сәркатибе Рәшит Хәбибуллов райондашлар белән сөйләште, аралашты.
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белдергәнчә, районда күз күреме начар булган яки күрү сәләте кимү нәтиҗәсендә мөмкинлеге чикләнгән 25 кеше яши. Көннәр артык салкын булу сәбәпле, килә алмаучылар да булды. Апас бистәсендә яшәүчеләр очрашуга килергә тырышты.
“Районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ункөнлеге бара. Бүгенге чара да ункөнлек кысаларында уза. Сезгә өйдә генә утырмаска, аралашырга да мөмкинлек булсын, җәмгыять турында да күбрәк белерсез”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Бөтенроссия күзләре күрмәүчеләр җәмгыятенең зона оешмасы җитәкчесе Руминә Хәбибуллова әлеге өлкәдә 23 елдан бирле эшли. Апаслыларны да ул җәмгыятьнең әгъзасы булырга чакырды, аралашып, ярдәмләшеп яшәргә өндәде. Елга берничә булса да очрашып, хәлләрне белешергә чакырды.
Гөлүсә Галләмова әлеге башлангычның дәвамлы булачагын белдерде.
“Җәмгыятебез 100 еллар элек барлыкка килгән. Иң зур оешмабыз Мәскәүдә. Татарстан оешмасы 1 елга алданрак оешкан. Буада урнашкан зона оешмасы 4 районга хезмәт күрсәтә. Безнең җәмгыять әгъзалары үзләренең кирәкле кешеләр булуын тоеп яшәсеннәр иде. Ходай тарафыннан бирелгән кимчелекне дөрес кабул итеп, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә язсын”, - диде җәмгыятенең зона оешмасы җитәкчесе Руминә Хәбибуллова.
Җитәкчеләр, җәмгыять вәкилләре һәр кеше белән якыннан аралашты хәлләрен белеште, ярдәм итү юлларын эзләделәр. Түгәрәк өстәл артында чәйләр эчеп, кабат очрашырга сүз куешып таралыштылар. Иганәче Лилия Зәйнуллинага тәмле сыйлары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
“Бергә утырып сөйләшсәң, аралашсаң да рәхәт булып китә. Бер-беребезне барлап яшик, бергә эшлик”, - диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев