Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Беркем дә, берни дә онытылмый

“Сугышта катнашкан якташларымның исемнәрен мәңгеләштерү - күптәнге хыялым иде”, - ди Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.

(9нчы Май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)


Ниһаять, авыл җирлегендә яшүче халыкның хыялы тормышка ашты. Батырларның исемнәре баннерларда мәңгеләштерелде. Хәзер Күккүз җирлегенә кергән һәр авылда - Зур һәм Кече Күккүз, Түбән Барыш һәм Шонгаты авыллары һәйкәлләре янында эленгән шундый истәлекле такталар халыкның хәтерен яңартып тора.


“Безнең авыл җирлегеннән 1100 кеше сугышка чыгып киткән. Алар турында мәгълүматлар, фотолар җыйдык, искеләрен яңарттык. Максатыбыз - бер батыр якташыбызны да онытмау. Үлемсез полк һәр көн күңелебездә, йөрәгебездә булсын!” - ди авыл җирлеге башлыгы. Бу игелекле эшне башкаруда ярдәм күрсәтүче аталы-уллы Фәнис һәм Фәнил Зариповларга, Тәфкил Сөнгатуллинга, Илфир Сабировка, Динар Низамовка һәм башка авылдашларына олы рәхмәтен белдерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев