Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берләш авылында гомер итүче Ибраһим ага Җантимеров: “90 яшь әле чик түгел”

Олуг юбилее уңаеннан ул Ил башлыгының Котлау хатын алды.

(16 мая, “Апастово-информ”).


Ибраһим ага Җантимеров 90 яшен тутырса да, бер дә сер бирә торганнардан түгел. Бүген дә әле ул төз атлап йөри, тормышка сөенеп, шат күңелле булып яши.
“Барын да үттек. Нинди авыр еллар булса да, түздек, сабыр иттек. Бүгенге тормышыбызга шөкер итеп яшибез. Яшелчәләр дә үстерәбез, кош-кортлар да асрыйбыз. Гомер буе эшләдек. Хәзер дә хәрәкәттә әле без”, - ди ул.
Ибраһим ага тормыш иптәше Зөһрә апа белән дүрт ир бала, ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүген аларның кайгыртучанлыгын тоеп гомер итәләр.
Юбилярга Ил башлыгы, район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев