Без, без, без идек...
Апас ветераннар Советы каршында дистә еллар дәвамында эшләп килүче "Садә", "Тынгысызлар" ансамбльләренә йөрүче апа-абыйлар "Бер картлыкта-бер яшьлектә" исемле концерт программасын Ватан сакчылары көне алдыннан Кормаш авылы мәдәният йорты сәхнәсенә чыгардылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Дәүләтшина, авыл халкы Апас һәвәскәрләрен бик җылы каршылады. Ринат Шакировның өздереп берничә гармунда уйнавын, биюче Регина...
Апас ветераннар Советы каршында дистә еллар дәвамында эшләп килүче "Садә", "Тынгысызлар" ансамбльләренә йөрүче апа-абыйлар "Бер картлыкта-бер яшьлектә" исемле концерт программасын Ватан сакчылары көне алдыннан Кормаш авылы мәдәният йорты сәхнәсенә чыгардылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Дәүләтшина, авыл халкы Апас һәвәскәрләрен бик җылы каршылады. Ринат Шакировның өздереп берничә гармунда уйнавын, биюче Регина Мөхетдинова, уникаль тавышлы һәвәскәр җырчылар Зәйнәп Яруллина, Рим Халитов, Люция Зыятдинова, вокаль ансамбль чыгышларын авыл тамашачысы бик яратып кабул итте, тагын кунакка чакырды.
-Концерт программасын тагын да баетып, март аенда район буйлап гастрольгә чыгарга исәп тотабыз. Урыннардагы ветераннар Советлары белән дуслыгыбыз һәм эшлекле элемтәләребезне тагын да ныгытачакбыз,-ди район үзәге ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов. Лаеклы ялга чыкканчы ул күп еллар колхоз председателе, район кулланучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләвен күпләр онытмагандыр, шәт. Бу концертта катнашкан барлык үзешчәннәр яшьлекләрендә төрле җаваплы урыннарда җитәкчеләр булып хезмәт куйды. Шулай, бер картлыкта, бер-яшлектә, дигәндәй, бүген дә халык арасында алар.
Камил Зумагулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев