Реклама
Җәмгыять
Без сайлауга әзер!
25нче июньдә Татарстанда Россия Конституциясе буенча тавыш бирү башлана.
(24 июнь, “Апастово-информ”).
Барлык сайлау участоклары да бүген тулы хәзерлектә, дип белдерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председателе Андрей Кондратьев. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча, 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшләячәк.
“Без, гражданнарга үзләренә җайлы булсын өчен, үз битлекләре, перчаткалары һәм авторучкалары белән килергә тәкъдим итәбез. Ә инде кемдер шулай эшли алмаса, участокта кирәк булган бөтен әйберне бирергә әзерләр”, - диде Кондратьев.
Сайлау комиссиясе җитәкчесе белдерүенчә, һәрбер участокта килүчеләрнең температураларын үлчәячәкләр. “Тавыш бирүчеләрнең генә түгел, комиссия членнарының, күзәтүчеләрнең, хокук саклау хезмәткәрләренең, матбугат органнары вәкилләренең дә температураларын үлчәп торачаклар. Сайлауда катнашучыларның сәламәтлеге иң алгы планда. Шуңа күрә, җитди саклану чаралары атна буе дәвам итәчәк”, - диде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председателе.
Тавыш бирү алдыннан барлык участокларда да санитар эшкәртү үткәрәләр. Ә инде көн дәвамында, даими рәвештә, махсус эретмә белән дезинфекция ясап, юеш уборка үткәрәчәкләр. Керү һәм чыгу урыннарында дезинфекция ясаучы келәмнәр һәм кулларны эшкәртү-чистарту өчен җиһазлар куелачак. Маршрутлар һәм тавыш бирүчеләр арасында дистанцияне күрсәткән махсус җиһазлар куелачак. Мебель һәм җиһазлар куркынычсыз арага урнаштырыла, тавыш бирү кабиналарының алгы пәрдәләре алып куелды.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә 2,9 миллион татарстанлы хокуклы. Республиканың 101,3 мең кешесе өйдә тавыш бирергә теләк белдерде. Мондый гражданнар өчен, бюллетеньнар, гариза үрнәкләре, авторучкалар, битлекләр һәм перчаткалар куелган махсус пакетлар әзерләнде. Пакетлар һәм аларга куелган әйберләр алдан дезинфекция үтә. Өйгә барып тавыш бирүне оештыру комиссиясе членнары шәхси саклану әйберләре белән тәэмин ителгәннәр. Алар йөри торган автомобильләр дә санитар эшкәртү узалар.
Өйдә тавыш бирергә теләкләре булып, бу турыда алдан хәбәр итә алмаучы гражданнар сайлау бирү атнасында участок сайлау комиссияләренә, теләсә кайсы көнне, хәбәргә чыга алалар. Гаризалар 1нче июльгә 17.00гә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев