“Без тарихта эзлебез” фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды
“Республикакүләм фестивальнең муниципаль этабы 22 февральдә узачак”, -дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының архив бүлегеннән.
(9 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада кимендә ике буын вәкилләрен берләштергән гаилә династияләре катнаша ала. Катнашучыларга милли гаилә ризыгы әзерләргә һәм тәкъдим итәргә, шәҗәрә презентациясе белән концерт чыгышлары башкарырга кирәк булачак. Чыгышлар үз эченә бию, җыр, театральләшкән күренешләр, гаилә милли костюмы презентациясен алырга тиеш.
Нәсел агачында гаилә династиясе тасвирламасы, гаилә истәлекләре һәм коллекцияләре турында материаллар, гаилә тормышыннан кызыклы фактлар булырга тиеш.
Фестивальнең муниципаль этабында җиңүче - 1, 2, 3 урыннарга лаек булган гаиләләргә Дипломнар һәм ачалата бүләкләр дә каралган.
Белешмәләр өчен район башкарма комитетының архив бүлегенә 2-13-14 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев