Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безгә иске булып тоелган әйберләр - улымның күңел халәте бит»

Олы Бакырчы авылында туып-үскән Марат Мөстәкыймов туган йортында СССР чорына багышлап музей оештырган.

(4 гыйнвар "Апастово-информ").

Ишегалдында искереп барган сарайны төзекләндереп, аның бер бүлмәсен махсус музей өчен бүлеп калдырган. Биредә сакланучы ядкәрләрне ул дистә ел дәвамында туплаган.
Бу эшкә аңа төрле елларда чыккан тәңкәләр, значоклар белән кызыксынуы этәргеч ясаган. Тора-бара бу кызыксыну зур мавыгуга әверелгән.
“Еллар үтеп, балачак, яшьлек еллары артта кала барган саен, күңел үткәннәрне сагына икән. Мин СССР чорында үстем. Шуңа күрә ул вакыттагы һәр әйбер күңелгә якын. Алар кулга килеп очрый да, йөрәкләр җилкенеп китә. Шуңа күз төшкән әйбернең берсен дә ташламыйм. Чүпкә ташланганнарын да алып кайтам әле. Дусларым, туганнарым да китерә. Җыя-җыя хәтта фатирымның балконы тулды. Шуннан соң авылдагы төп йортка илтем куя башладым. Анда да шактый җыелгач. Аерым бер бүлмә булдыру уе туды”, - ди Марат Мөстәкыймов.
Аның йорт музее чыннан да таң калырлык. Кечкенә генә бер бүлмәнең ишек төбеннән үк СССР чорында кулланышта булган көнкүреш җиһазлары, савыт-сабалар, сувенирлар, йозаклар, тегү машиналары, герле-күкеле сәгатьләр, үтүкләр, чүлмәкләр, үлчәүләр, картиналар тезеп куелган. Өстәлдәге басма матбугатның – газета-журналларның төрлесе бар. Алар 1980-1990нчы елларда дөнья күргән. Барлык экспонатлар пөхтәләп махсус киштәләргә урнаштырылган, һәрберсе турында кыскача белешмә дә булдырылган. Музейга килеп керү белән иң элек күз самавырларга төшә. Биредә аларның ниндие генә юк. Арасында иң кадерлесе - озак еллар йорт хуҗаларын тәмле чәйләр кайнатып сыйлаганы да бар.
“Бу самавыр – төп йортныкы, үзебезнеке. Бала чагымнан калган иң кадерле ядкәр, якты истәлек. Әби-бабам, әти-әнием озак еллар чишмә суларын салып чәй кайнаттылар. Аңа карыйм да, өстәл янына тезелешеп утырып, бергәләп чәй эчкән мизгелләр күз алдыма килә”, - ди Марат.
СССР чорындагы тәңкәләр аерым бер почмакта урын алган. Алар аеруча зур кызыксыну белән тупланган.
“Тәңкәләр еллап урнаштырылган. 1961нче елдан башлап 1991нче елга кадәр кулланышта булган СССР акчалары. 1 тиеннән башлап 1 сумга кадәр. Элек шул акчаларны тотып, кибеткә йөри идек”, - дип искә ала ул.
Марат Мөстәкыймов борынгы заман җиһазларына да игътибар бирә. Биредә кечкенә балаларны йөртү өчен өсте каплаулы, ике көпчәкле, агачтан ясалган бәләкәй арба һәм башка берничә төрле җиһазлар саклана.
“Бала арбасын Аюкөйдергән авылыннан китерделәр. Бер тәгәрмәче юк иде. Аны үзем табып куйдым”, - дип таныштырды музей җитәкчесе.
Тиздән музейда тагын бер яңалык көтелә. Биредә октябрят, пионер һәм комсомол почмагы хасил булачак. Бүгенге көндә Марат истәлекләрне туплау эше белән мәшгуль.
“Мин үзем октябрят, пионер, комсомол да булдым. Ул чаклар онытылмый. Галстукларны, значокларны, боргыларны, барабаннарны барлап куйдым. Хәзер аерым почмак булдырып, урнаштырасы калды”, - дип уртаклашты ул.
Иске әйберләргә тормыш бүләк итүче Марат Мөстәкыймовка кайбер экспонатларны хәтта сатып алырга туры килә. СССР чорында һәрбер йортта стенка-сервантларда төрле сувенирлар тоту модасы булган. Аларның кыйммәте фарфордан, хрустальдән эшләнгәннәре аеруча күз явын алган. Бу сувенирларны әлеге музейда да күрергә була. Биредә аларның төрлесе бар. Кайберләре сатып та алынган.
“Менә монысын 7 мең сумга сатып алдым. Кайберләрен дуслар, туганнар бүләк итте”, - дип сөйли ул.
Марат Мөстәкыймов зур планнар белән яши. Киләчәктә ул музейны тагын да ишәйтеп, йорт каршысында аерым бина булдыру нияте белән йөри. Уйларын әнисе Ләбибә апа, тормыш иптәше Ләйсән һәм туганнан туган абыйсы Ринат абый Мөстәкыймовлар да хуплый.
“Һәркемнең күңеленә якын бер шөгыле була бит инде ул. Улым үткәннәр белән кызыксына. Ул сабый чагыннан ук бик актив, алдынгы карашлы, максатына ирешүчән булды. Гармунда уйнарга өйрәнде. Аның бу шөгыле гаҗәпләндерсә дә, каршы килмәдем. Безгә иске-москы тоелган әйберләр – улымның күңел халәте бит”, - ди әнисе Ләбибә апа.
Марат Мөстәкыймов озак еллар шахтада хезмәт итеп, кабат туган якларына кайтып төпләнгән. Бүгенге көндә гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яши. Атна саен диярлек авылга кайтып йөри. Туган йорт капкасын ачу белән беренче музеена юнәлә.
“Кайткан саен яңа экспонат алып кайтам. Музеемны сагынып кайтам”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев